14 апрель 2022 яңалыклары
-
Чирмешән районында быел янгын чыгуның 3 очрагы теркәлгән
Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.
-
Чирмешән районында берәүнең 10 капчык бәрәңгесен урлаганнар
Чуваш Афонькәсе авылындагы бер хуҗалыктан, сарай йозагын ватып, 10 капчык бәрәңге урлаганнар.
-
Чирмешәндә салым түләмичә дә тынычлап йоклаучылар бар
“Коронавирус белән бәйле чикле чараларны әле беркем дә гамәлдән чыгармады, шуңа күрә битлекләрегезне киюгезне сорыйм.”
-
Баллы борычны ачык грунтка кайчан күчерергә ярый?
Әгәр ашыгып эш итсәң, тамырларына салкын тию сәбәпле, рассаданың гомуми үсеше тукталачак.
-
Кадетлар командасы Чирмешән данын яклаячак
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында “Аҗаган” республика хәрби-спорт уенының муниципаль туры узды. Ярышта 1 нче һәм 2 нче Чирмешән, Иске Кади, Әккәрәй мәктәпләре, Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты командалары катнашты.
-
Күпьеллык тәнәфестән соң Флера әби кабат район газетасын укыячак
Иске Кади авылыннан Флера Әминова агымдагы елның икенче яртыеллыгына район прокуратурасы хезмәткәрләре яздырткан район газетасын укыячак. Алар ветеранга “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк иттеләр. Җиде еллап инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнгән Флера әбигә бу бик кирәкле бүләк.
-
Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта
14 апрельдә Татарстанда җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.