Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында берәүнең 10 капчык бәрәңгесен урлаганнар

Чуваш Афонькәсе авылындагы бер хуҗалыктан, сарай йозагын ватып, 10 капчык бәрәңге урлаганнар.

8-13 апрель көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частена 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 59 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Кече Чегодай авылында яшәүче якташыбыз кесә телефонын урлаган билгесез кешене, Чирмешәндә яшәүче ир-егет тә аны кыйнаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап гариза язганнар. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев