Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Баллы борычны ачык грунтка кайчан күчерергә ярый?

Әгәр ашыгып эш итсәң, тамырларына салкын тию сәбәпле, рассаданың гомуми үсеше тукталачак.

“Баллы борыч – җылы як культурасы, шунлыктан, җирдә туң катламы эреп, түтәлдәге туфрак тәмам җылынып җиткәнче, һаваның көндезге температурасы плүс 20-25 градус булганчы ачык грунтка чыгарып утыртмавың хәерле”, - ди һәвәскәр бакчачы Фәнзилә Солтанова.  Әгәр ашыгып эш итсәң, тамырларына салкын тию сәбәпле, рассаданың гомуми үсеше тукталачак, димәк, борыч уңышының шактый өлеше югалачак. Гадәттә, кыраулар срогы узгач, июньнең уннарыннан соң, тотрыклы җылы һава торышы күзәтелә. Шулай да борычлар өстенә дугалар бастырып куеп, тукылмаган материал тарттырып, япманы иртән ачып, кичкә ябып матавыкланырга туры киләчәк. Җылытылган парник яки ышанычлы теплицагыз булса, тәрәзә төбендә үстереп, балконда чыныктырылган кәлшәләрне майның беренче атнасында ук күчерергә ярый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев