Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел янгын чыгуның 3 очрагы теркәлгән

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу чорда чүп үләннәре, камыл яндыру, учак ягу тыела. Гаеплеләрне җаваплылыкка тартачаклар.

Бүген авыл хуҗалыгы җирләрендә камыл, калдыклар, коры үлән яндыру ярамый. Үткән ел, аеруча язын, безнең район бу яктан “кызыл зона”да иде, янгын сүндерүчеләр көн саен диярлек үлән, калдыклар янгыннарын сүндерергә бардылар.

Үткәннәрдән сабак алырга кирәк. Һаман шул былтыргы корылыклы елда, безнең нефть төбәгендә янгыннар сизелерлек ешайган. Ярый әле аларны вакытында сүндергәннәр.

Республика буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында әйтүләренчә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре аеруча төгәл, катгый үтәлергә тиеш.

Урман кырыйларын тирән итеп сөрү, ягъни минеральләштерелгән полосалар ясау, рейдлар үткәрү, халык арасында аңлату эшләре алып бару – урманнарда янгыннарны кисәтү өчен кичектергесез бурычлар.

Янгыннарны сүндерү өчен средстволарның, техниканың төзек, гел әзер булуы, тирә-юньнең чисталыгы да мөһим.

2021 елның беренче кварталында районыбызда янгын чыгуның – 4, ә быел 3 очрагы теркәлгән. былтыр янгыннарда өч кешенең гомере өзелгән. быел, шөкер, үлем-китем юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев