Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә салым түләмичә дә тынычлап йоклаучылар бар

“Коронавирус белән бәйле чикле чараларны әле беркем дә гамәлдән чыгармады, шуңа күрә битлекләрегезне киюгезне сорыйм.”

Эшмәкәрләр белән узган очрашуда Роспотребнадзор идарәсенең Чирмешән, Әлки, Аксубай, Нурлат районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова үз чыгышын менә шундый сүзләр белән башлады.

Район мәдәният йортында оештырылган киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, контроль-күзәтчелек органнары (роспотребнадзор, прокуратура, салым хезмәте, янгын күзәтчелеге, экология, ветеринария хезмәте, полиция) вәкилләре дә катнашты.

Гүзәл Әмер кызы эшмәкәрләргә кагылышлы башка мәсьәләләргә дә тукталды һәм чирмешәнлеләрне ай саен үткәрелүче “Ачык ишекләр көне”ндә активрак катнашырга өндәде.

Роспотребнадзор вәкиленә сораулар да, дәгъва белдерүче дә булмады. Ә менә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республика буенча 16нчы районара инспекциясе начальнигы Лилия Хәлиуллина трибуна артыннан тиз генә китә алмады. Гомумән, бүгенге очрашуда күтәрелгән проблемаларның күбесе нәкъ аның хезмәтенә кагылды.

-Безнең авыл җирлегендә 41 йорт ана капиталы аша сатып алынган, тик милекнең хуҗалары бездә теркәлмәгән. Мин аларның кем икәнлекләрен, кайда яшәгәннәрен дә белмим, - диде Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. – Әмма аларга салым исәпләнә һәм бүген бу кешеләрнең бурычлары шактый ук җыелды. Әлеге проблеманы без гел кузгатабыз, ләкин аны хәл итүче юк.

Чирмешәндә алты кешенең транспорт салымнары 100 мең сумнан артып киткән, берәүнең хәтта 256 мең сумга җиткән. Лилия Нургаян кызы әйтүенчә, андый кешеләрнең эше судка җибәрелә һәм аннан соң алар белән суд приставлары эшләргә тиеш. Ләкин монда да үз нечкәлекләре бар икән.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да салым инспекциясенә үз теләкләрен җиткерде.

-Ишетеп торасыз, сораулар күп һәм аларны телефон аша гына хәл итеп булмый. Шуңа да Чирмешәнгә ешрак  килсәгез яхшы булыр иде, - диде район җитәкчесе.

Фердинат Мидхәт улы төп офислары Яңа Чишмәдә булган суд приставлары хезмәтенә карата да шундый ук теләк белдерде.

Очрашуда чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин кооперативларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрсәтелүче ярдәм турында сөйләде. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Кадермиев та бу хакта мәгълүмат җиткерде.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев