11 июнь 2024 яңалыклары
-
Чирмешәндә борынгы спорт төре “Аударыш”ны яңарттылар
Быелгы Сабан туе чирмешәнлеләр күңеленә тагын бер кызыклы, милли уен белән кереп калачак. Төп мәйданнан бераз читтәрәк, “Аударыш” уены өчен махсус ясалган урында, ир-егетләр ат өстендә көрәште.
-
Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ җәмгыятендә барлык техника сенаж салуда
Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыятендә сенаж салуга керештеләр. Үләннәрнең сусыл, витаминарга бай чагы хәзер.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре “кармагына” исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә
ГАИ хезмәткәрләре Рөстәм Кәримовны район үзәгендә туктаталар. Машина йөртүче медицина тикшерүе узуыннан баш тартса да, алкоголь исе килү, үз-үзен тотышында да аек түгеллеге ачык күренгән.
-
Әмир авылы үзешчәннәренең спектаклен карарга читтән дә күп килгәннәр
Әмир авылы үзешчәннәре авыл клубында Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл!» дип аталган әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
Бу безне бизәми: Чирмешәндә вандализм күренешләре бар
Район үзәгенең Күл буе паркындагы балалар мәйданчыгында уен җиһазларын төрле язулар, рәсемнәр белән пычратканнар.
-
Татарстанда +32 градуска кадәр эсселек көтелә, явым-төшем ихтималы аз
Сишәмбе, 11 июньдә, Татарстанда яңгырлар көтелми. ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава фаразлана.