1 декабрь 2025 яңалыклары
-
Әни, мин бит сине эзләдем...
Бәла, әйтерсең лә күк күкрәп, Венераның бар булган бәхетен ертып керде.
-
Инвалид коляскасында йөрүче Фиргать абый Чирмешәндәге ярминкә мәйданын гармун моңына күмде
Әниләр көнендә Чирмешәндә узган ярминкәгә килүчеләрне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче Фиргать Кадыйров гармунда уйнап, җырлап сәламләде.
-
Иске Кади кызы Ләйсән тәрҗемәче яки юрист булмакчы
Иске Кади урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ләйсән Минсафина барлык фәннәрдән дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый һәм мәктәп тормышында да актив катнаша.
-
Чирмешән районында 39 кеше ВИЧ-инфекциясе йөртә
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 1988 елдан бирле бөтен дөнья ВИЧ-инфекциясе белән көрәшә, бу көн аны булдырмау һәм әлеге замана авыруына кагылышлы проблемалар турында халыкны хәбәдар итүгә багышлана.
-
Чирмешән районы артистлары елатты да, көлдерде дә
Район мәдәният йортының “Мизгел” татар халык театры Әниләр көне алдыннан тамашачыларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим итте.
-
Туймәт яңалыклары
Туймәт авыл җирлегендә 187 йортта 412 кеше теркәлгән, шуларның 273е авылда яши.
-
Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель”дә тикшергән 15 автомашинаның 4 йөртүчесе кагыйдә бозган
28 ноябрьдә район үзәгендә “Тоннель” профилактика операциясе үтте.
-
1 декабрьгә һава торышы
Татарстанда кышның беренче көнендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә.