Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән районында 39 кеше ВИЧ-инфекциясе йөртә

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 1988 елдан бирле бөтен дөнья ВИЧ-инфекциясе белән көрәшә, бу көн аны булдырмау һәм әлеге замана авыруына кагылышлы проблемалар турында халыкны хәбәдар итүгә багышлана.

Бу проблема безнең районда да бар. Район үзәк больницасында ВИЧ-инфекция белән авыручы 39 кеше исәптә тора. Аларның 31е – эш яшендәге кешеләр. Иң өлкән пациент – 66 яшьлек ир-ат. Бу саннар уйландырырлык: чирне барлык яшьтәге һәм социаль статустагы кешеләр йоктырырга мөмкин.

-ВИЧ - иммун системасы күзәнәкләрен зарарлаучы вирус. Дәваламаган очракта, ул СПИДка (авырулыкның соңгы стадиясенә) китереп җиткерә, - диде район үзәк больницасы поликлиникасының участок терапевты Никита Зубков. – Иң мөһиме, аны йоктырмаска.

Бу авыруны йоктыруның иң таралган юлы – саксыз җенси мөнәсәбәт. Кан салганда яки наркотик кулланучылар стериль булмаган энәләр кулланганда да йогарга мөмкин бу авыру. Тагын бер юлы - авыру йөклелек чорында яки имезгәндә анадан баласына күчү ала.

-Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) - күзәнәк эчендәге паразит, ул күзәнәкләрнең таркалуы иммунодефицитка китерә. Инфекция бик тиз тарала һәм иммунитетның кискен кытлыгын китереп чыгара, бу, үз чиратында, яман шеш, башка инфекцияләр һәм авыруларга сәбәпче була, - ди табиб. - Иммун системасы шулкадәр көчсезләнә, хәтта организмга һөҗүм итүче авыруларга һәм инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Кешенең сәламәтлеге начарлану сәбәпле, аңа СПИД диагнозы куела. ВИЧ-инфекциянең дәвамлылыгы берничә айдан 15-20 елга кадәр сузыла.

ВИЧ – үлем карары түгел. Аны булдырмау, саклану чараларын белү – һәрберебезнең вазифасы. Сәламәтлегегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев