Район газетасы редакциясе командасы Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль уенының җиңүчесе булды
Финалда җиде команда: газ хезмәте, район газетасы редакциясе, Бәркәтә авыл җирлеге, аграр техникум, район мәдәният йорты, Иске Үтәмеш һәм 2 нче Чирмешән урта мәктәпләре уенчылары көч сынашты.
-Чараны оештырып була, ләкин иң мөһиме анда катнашучылар булуы кирәк, диде район башлыгы Рамил Айбатов бүләкләү тантанасында. – Шуңа да, беренче чиратта, әлеге кызыклы чарада катнашкан командаларга һәм инде аны оештыручыларга зур рәхмәт. Шунысы да сөендерә, әлеге уенда, былтыргы белән чагыштырганда, командалар саны быел икеләтә артты дисәң дә була.
Бер ай барган “Акыллылар ярышы”ның сайлап алу турында барлыгы 42 команда, 251 кеше үз белемнәрен күрсәтте. Барлыгы җиде уен булды, Һәрберсендә 100 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Финалда уенчылар өчен 45 сорау әзерләгәннәр. Биремнәрнең төрлесе булды, авырлары да, җиңелрәкләре дә.
- Әлеге уенның шундый популяр булуы куандыра, - диде әлеге проект җитәкчесе, “Орион” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Альмир Жораев. – Быел безгә яңа командалар да кушылды, әйтик, “Пятерочка” кибетләр челтәре, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар (пенсионерлар) советы да уенда катнашырга теләк белдерделәр. Безнең өчен иң мөһиме – әлеге проектның уңай тәэсир калдыруы һәм уенчыларның канәгать булулары.
-Безгә уен бик ошады. Сораулары да кызыклы. Әйтик, мәдәният объектлары кагылышлы сорауларның кайберләренә без җавап бирә алмадык. Димәк, белемнәребезне арттырырга кирәк, - диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Агриппина Рыбакова.
-Без быел беренче тапкыр катнашып, финалга уздык, - диде Иске Үтәмеш мәктәбе директоры Миләүшә Шәйхетдинова. – Форсаттан файдаланып, оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Уен бик матур узды, барысы да гадел.
Бәйгедә иң күп баллар җыеп, район газетасы редакциясе командасы беренче урынга чыкты һәм район башлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләнде. Бәркәтә авыл җирлеге – икенче, газ хезмәте уенчылары – өченче урында. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев