Әмир авылыннан Бадаевлар-Тимерҗановлар бәйгедә катнаша
Бәйгеләр

Әмир авылыннан Бадаевлар-Тимерҗановлар бәйгедә катнаша

Әмир авылының Бадаевлар-Тимерҗановлар гаиләсе йорты каршындагы матурлыкны хәтта күрше авыллардан да килеп карыйлар.

Биредә безнең төбәккә хас булмаган япон чиясе - сакура “чәчәк ата”, пальма агачы “үсеп чыккан”, алар янәшәсендә  аккошларны, тәвә кошын да күрергә мөмкин. Әлеге мәйданчык, нигездә, балалар өчен ясалган, шуңа да мондагы таганнар - атынгычлар бер дә буш тормый.

Республикада “Безнең йорт – яхшы күршеләр территориясе” дигән бәйге игълан ителде. Фотолар, рәсемнәр, видеороликлар “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырылган. Бадаевлар-Тимерҗановлар да әлеге бәйгедә катнашалар, алар видеоролик җибәргәннәр. Бу көннәрдә иҗат эшләр өчен он-лайн тавыш бирү бара. Моның өчен, видеороликны ачып, “лайк” куярга кирәк. Шул очракта гына тавыш исәпләнә. Райондашларыбызны яклап тавыш бирик!

Бадаевлар фотосы


Нет комментариев