Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннән Гыйниятуллиннар иң күп укучы гаилә буларак танылган

Район үзәгендә яшәүче Гыйниятуллиннар “Гаилә масштабында уку” (“Чтение семейного масштаба”) республика бәйгесендә бүләкләнделәр.

Рузилә Гыйниятуллина (Сөләйманова) һәм аның 1 нче Чирмешән мәктәбендә укучы кызлары  Язилә белән Ясминә әлеге бәйгенең “Иң күп укучы гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы” номинациясендә катнашканнар. Алар китаплар укыганнар, милли ашлар пешергәннәр, шуларны теркәп, фотосессияләр, видеороликлар ясап,  эшләре турында хисап тотканнар.

-Безгә укытучы ветеран, элек татар теле укыткан әниебез,  әбиебез  Сирин Сөләйманова бик нык ярдәм итте. Оныклары белән бик күп китаплар укыдылар. Соңгысында гаиләбез белән “Ак Барс кайда яши?” дип аталган, балалар өчен Татарстан турында язылган бик кызыклы китап укыдык, - ди Рузилә  Гыйниятуллина.

Нәтиҗәдә республика балалар китапханәсе Гыйниятуллиннарга сертификат тапшырган. Район үзәк китапханәсе исә Язилә белән Ясминәне тәм-томнар, аларның әниләрен кыйммәтле китап белән сөендергән.

Венера Шарапова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев