Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндәге банк офисы җитәкчесе зона бәйгесендә җиңүче булган

Әлки районында узган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабында якташыбыз Диләрә Мәгъсумова “Һөнәрем – язмышым” (Моя судьба – моя профессия) бәйгесендә җиңүче Дипломына лаек булган.

Диләрә Сәхабетдин кызы озак еллар Чирмешәндәге “Ак Барс” банкының өстәмә офисын җитәкли, район тормышында актив катнаша.

Бәйге “Өченче буын герое”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият”, “Һөнәрем – язмышым”,  “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Ир-ат – әйдәман”, “Мәрхәмәтле ир-ат” номинацияләре буенча булган. Аларда Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай, Чирмешән, Әлки районнары вәкилләре катнашкан. 

Базарлы Матакта Бәркәтә китапханәчесе Әлфия Сөләйманова - “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият”, Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова “Хатын-кыз – лидер” номинацияләрендә чыгыш ясаганнар. Алар үзләре белән таныштырганнар, сәләтләрен күрсәткәннәр, мавыгулары турында сөйләгәннәр.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев