Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган “Автоханым” бәйгесендә җиңүче Казанга барачак

“Автоханым-2024” район бәйгесенең җиңүчесе Гөлшат Җамалтдинова Казанда узачак республикакүләм ярышта да үз осталыгын күрсәтәчәк.

Райондагы бәйгедә ул тәүге тапкыр катнашса да, югалып калмады, беренче урынны яулады.

-Махсус әзерләнмәдем. Рульда күптәннән йөрим, 18 еллар бардыр. Бик ерак юлга чыкканым юк, еш кына Әлмәткә  барырга туры килә, - диде Чирмешәндә яшәүче Гөлшат Җамалтдинова. – Ә  инде автомобиль ияләренә юлларда исән-имин йөрүләрен телим. Игътибарлы булыйк, ашыкмыйк, аеруча руль артына әле генә утыручыларга сак булырга кирәк.

Бәйгедә катнашучыларга юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга һәм фигуралы дистанция узарга туры килде. Хәзер автомобиль йөртүче гүзәл затларны еш күрергә мөмкин һәм, башка еллар белән чагыштырганда, быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр дә күп булды.

-“Автоханым” бәйгесе район үзәгендә ел саен үткәрелә, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов. – Быел 11 якташыбыз үзләрен сынап карады. Аларга рәхмәт. Бәйгенең төп максаты - машина йөртүче хатын-кызның һөнәри дәрәҗәсен, юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, абруен күтәрү һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү.

Конкурста җиңүчеләр өчен ДАИ район бүлекчәсе һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев