Чирмешән балалары Чистайдан медальләр алып кайттылар
Бәйгеләр

Чирмешән балалары Чистайдан медальләр алып кайттылар

Чирмешән сәнгать мәктәбе укучылары Чистай шәһәрендә үткән “Камская мозаика” республика фестиваль-конкурсында җиңүләргә ирештеләр.

Мәктәпнең халык уен кораллары бүлегендә шөгыльләнүче гитарачылар  Рамазан Лотфуллин - I дәрәҗә, Тимофей Лазарчук - II дәрәҗә (остазы  Гүзәл Сәлахова),  баянчы  Зөфәр Гыйниятуллин (остазы Владимир Юрин)  II дәрәҗә лауреатлар булдылар. Якташларыбызны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән сөендергәннәр.


Нет комментариев