Чирмешән автоинспекторының уллары тизлекне арттырганнар
Бәйгеләр

Чирмешән автоинспекторының уллары тизлекне арттырганнар

Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Кубогына полиция хезмәткәрләре балалары арасында картларда - кечкенә машиналарда узышу ярышларында безнең районнан абыйлы-энеле Раил һәм Ранис Шәкүровлар катнашкан.

Стартка чыккан якташларыбыз - республикадан үз яшьләрендәге утызлап узышчы арасында беренче унлыкта. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүровның улларын грамоталар белән һәм 1500 шәр сум күләмендә акчалата бүләкләгәннәр.


Нет комментариев