Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән”гә язылган Маркеловлар үрдәк бәпкәләре отты

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында кабат бүләкләр уйнатты.

Бәйге шартлары буенча, якташларыбыз 2024 елның икенче яртыеллыгына, 6 айга район газетасына язылып, бу хакта квитанция күчермәләрен редакциягә алып килергә тиеш иде. 136 райондашыбыз моны эшләде һәм алар арасында иганәчеләребез биргән 22 бүләк уйнатылды.

Уйнатудагы төп приз – 10 баш бер айлык үрдәкләр (иганәчеләребез Габшакировлар тавыклар урынына үрдәкләр тәкъдим итте) Чирмешәннән Николай Алексеевич Маркеловка, ә биш үрдәк бәпкәсе шулай ук Чирмешәннән Шамил Сөнчәләевка насыйп булды.

Калган бүләкләргә ия булучылар түбәндәгеләр:

Бүләк

Билет №

Җиңүче

Авыл исеме

1

Термопот

82

Гарифуллин К.

Кармыш

2

Стационар блендер

5

Сафина Гөлнара

Югары Кәминкә

3

Электр чәйнеге

61

Гаффарова Фидания

Лашман

4

Утюг

44

Төхвәтова Л.Х

Кара Чишмә

5

Электр фены

113

Иванов Николай

Чирмешән

6

Электрдан эшләүче бораулау машинасы

98

Белабородова Мария

Түбән Кармалка

7

Яктырткыч

13

Михляева Ирина

Күтәмә

8

1 мең сум акча

15

Ермолаева Ирина

Ульяновка

9

Овал поднос

10

Әхтәмов Рафик

Иске Үтәмеш

10

1 кап чәй

36

Хөснуллина М.Г.

Түбән Кәминкә

11

1 мең сум акча

43

Шәкүров Рәсыйх

Кара Чишмә

12

Чәй пешерү чәйнеге

1

Анисимов Петр Н.

Ивашкино

13

1 кап чәй

69

Галимов Фазыл

Лашман

14

Җиләк-җимеш тешләрен алу машинасы

92

Хәсәншина Х.Г.

Чирмешән

15

Чәйнек

56

Әгъзамова Миннегөл

Түбән Кәминкә

16

1 мең сум акча

74

Симухина Елена В.

Ульяновка

17

1 кап чәй

96

Гайнетдинов Фәрит

Лашман

18

Перчаткалар (спорт)

28

Әшрәпова Гөлнур

Чирмешән

19

Кызыксындыру бүләге

47

Моратшина Г.Г.

Кара Чишмә

20

Кызыксындыру бүләге

6

Андропова Елена В.

Девичья Поляна

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләрне редакциядән килеп алуыгызны көтәбез. Иганәчеләребезгә - Иске Котыштагы Габшакировларның кош фермасы; Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче Фәгыйль Гатиятов (Кармышныкы); район инвалидлар оешмасы (җитәкчесе Мәдинә Талипова); Чирмешәндәге “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов); “Җәннәт” кибете (хуҗасы Оятулло Саидов); шәхси эшмәкәр Ривгать Хамәтгалимов; “Багетный” кооперативы (Альберт Латыйпов); Җәлил Мөхәммәтшин (нефть компаниясе генераль директоры урынбасары); “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе (Илнар Җамалетдинов); электр челтәрләре (Рамил Кәримов); Рәмилә Рәхмәтуллина - бик зур рәхмәт.

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылган тугры абунәчеләребезгә-подписчикларыбызга саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, бердәм булыйк.

Газета укучыларыбызга тагын бер хәбәр. Киләсе 2025 елда “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы атнага бер тапкыр чыгачак. Зинһар, кадерле укучыларыбыз, куркып калмагыз: басманың битләр саны югалмый, газета бераз калыная гына, ул 8 битле булачак. Шуңа тагын “Атна вакыйгалары” кушымтасы да өстәлә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев