Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Безнең Чирмешән» газетасы редакциясе игълан иткән бәйгенең нәтиҗәләре билгеле

“Безнең Чирмешән” район газетасы редакциясе игълан иткән “Яңа елга иң матур бизәлгән шәхси йорт” исемле бәйгегә йомгак ясалды.

Бәйге шартлары буенча, йортларын һәм территорияләрен бизәгән якташларыбыз редакциягә фото яисә видео җибәрергә тиешләр иде. Райондашларыбыз арасында яңа елга йортларын матур итеп бизәүчеләр күп булса да, бәйгедә нибары дүрт кенә хуҗалык катнашырга теләк белдерде. 

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Атлас Суфиянов (аның өчен 2608 тавыш бирелгән) узган елны да йортын төсле утлар белән бизәгән иде, быел да аның йорты авылга ямь биреп тора. 

Кара Чишмәдә гомер итүче Әкрәм Мәссаров (1533 тавыш), былтыргы сыман,  быел да йорт алдына кардан чыршылар, Кыш бабай белән Кар кызы сыннары ясап куйган. Яннарында куян, аҗдаһа да бар.

Әмирдән Тимерҗановлар (1233 тавыш) да иренеп тормаганнар, ишегалларына  гирляндалар элгәннәр, кардан сыннар да ясаганнар. Биредә хәтта мич тә бар иде. Кызганыч, җылы һава шартлары әлеге матурлыкны озак тотмады. 

Ульяновкадан Ефремовлар (545 тавыш бирелгән) йорты төнлә әллә каян күренеп тора. Хуҗалар гирляндаларны хәтта коймаларга да элеп чыкканнар, шулай итеп үзләренә дә, авылдашларына да яңа ел кәефе булдырганнар. 

Бәйгедә катнашучыларга, шулай ук алар өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт. Җиңүчеләргә Иске Үтәмеш, Лашман, Түбән Кәминкә, Ульяновка авыл җирлекләрендә узачак халык җыеннарында шул җирлекләр Советлары истәлек бүләкләре тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев