“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе фотоконкурс игълан итә
Кар бабай әвәлисезме, сәяхәт итәсезме, чыршы бизисезме, кино карыйсызмы әллә инде тәмле йоклыйсызмы? Шушы моментларны камерага төшерегез әле.
Дуслар, кышның иң рәхәт һәм тылсымлы вакыты – Яңа ел каникулы җитте.
Мандарин исе яки өйдә пешерелгән тәмле ризыклар, карлы иртәдә урам әйләнү, кичкә кадәр балалар белән уйнау яки юрган ябынып җылыда китап уку – болар барысы да кызык, барысы да уникаль тарих.
Шушы рәхәт мизгелләрегезне башкалар белән дә уртаклашыгыз. Фотобәйге игълан итәбез, дуслар #КаникулысНашЧеремшан.
Ничек катнашырга?
1. Яңа ел ялыгызны фотога төшерегез: бизәлгән йорт, гаилә белән кичке аш, урамдагы кышкы пейзаж, дуслар, туганнар белән кызыклы моментлар яки сезнең идеаль “ялкау көнегез”.
2. Фотоны “ВКонтакте” социаль челтәрендә (https://vk.com/wall-103460658_79316) пост астына комментарий рәвешендә куегыз.
3. #КаникулысНашЧеремшан хештегы өстәгез.
Җиңүче нинди бүләк алачак?
Иң иҗади һәм кызык фото өчен редакциядән бүләк бирелә.
Конкурс срогы 1нән 13 гыйнарга кадәр – сезнең эшләр кабул ителә.
14 гыйнварда җиңүчене атыйбыз.
Каникулыгыз рәхәт, истә калырлык үтсен. Сезнең фотоларыгызны көтәбез!
# КаникулысНашЧеремшан #Наш Черемшан #Татмедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев