Туймәт авылында яшәүче Әмин Хәмитов бакчаларындагы зур бер кабакны көчкә күтәреп керде. Гигант яшелчә 34 килограмм авырлыктан да артып киткән.
Гомумән, кабаклары быел бик уңган Хәмитовларның.
- Аерым карау булмады, Ходай Тәгалә суны үзе сипте, кабаклар бик эре. Әнә, берсен көчкә күтәрерлек, - ди Әмин Әнәс улы.
Хуҗабикә Фәния ханым тәмле кабак белән сыерларын, бозауларын да сыйлый. Терлекләр иртә-кич шушы яшелчәне кытырдата.
- Үзебез дә кабак яратабыз. Бәлешен пешерәбез, мантые да бик тәмле була, - ди ул.
Марат Гомәров фотолары
Нет комментариев