Ивашкино аучылары 30 килограммлы селәүсен эләктергәннәр
Без бу хакта язган идек
56 ел элек
Декабрь башында Түбән Кәминкәнең мәктәп укучылары тимераякта шуарга елгага төшәләр. Кинәт алар елаган тавыш ишетә. Малайлар сагаеп кала. Шунда 4 яшьлек баланың суга батуын күреп алалар. 7 класс укучысы Инзил Әгъзамов аңа ярдәмгә ташлана. Батыр пионер баланы коткарып, Зәки Гарифуллин гаиләсенә шатлык китерде. Күрсәткән батырлыгы өчен мәктәп дирекциясе укучыга рәхмәт белдерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
"Ленин юлында" – 27 декабрь, 1969ел.
55 ел элек
Еш кына акча-әйбер лотереясе безнең район хезмәтчәннәренә шактый отыш китерә. Менә бу юлы да җиденче чыгарылыш чирмешәнлеләргә берьюлы өч җиңү бүләк итте. Райфоның өлкән бухгалтеры Л.Плеханова, Липка бистәсеннән А. Мортазин, район үзәк хастаханәсе хезмәткәре Л. Галимова 250 сумлык суыткычларга ия булдылар.
"Ленин юлында" – 4 декабрь, 1970 ел.
Районыбызда яшәүчеләрнең күбесенә лотерея билетлары оту шатлыгы китерде – 11 айда районның саклык кассасы аша 15700 сум отыш акчасы түләнгән, шулар арасында - 250 сумлык 5 данә суыткыч, 1250 сумлык мотоцикл, 84 сумлык өч келәм.
"Ленин юлында" - 9 декабрь 1970 ел.
47 ел элек
Ивашкино авылыннан Леонид чумаков кәршесе Николай Прункин ауга чыгарга була. Алар мылтыклар, этләр белән да урманга юл тота. Кинәт этләре селәүсен эзенә төшеп, алга ыргылалар да күздән югалалар. Аучылар килеп җиткәндә, кар өстендә кызу сугыш бара торган була. Селәүсен этләрнең берсенең аягын җәрәхәтләгән, икенчесенең корсагын тырнаган. Көрәшнең нәтиҗәсен төз ату хәл итә. Аучылар өйләренә сирәк трофей алып кайтканнар: селәүсеннең авырлыгы 30 килограмм чамасы булган.
"Ленин юлында" - 22 декабрь, 1978 ел.
43 ел элек
Төзүчеләр Бәркәтә авылы халкына СССР төзелүнең 60 еллыгы уңаеннан Яңа ел бүләге ясады. Биредә тантаналы шартларда яңа универмаг ачтылар. Биредә культтоварлар, кием-салым һәм аяк киемнәре, спорт һәм музыка кораллары сатып алырга мөмкин. Көндәлек кирәк товарлар да бар.
"Ленин юлында" - 29 декабрь, 1982 ел.
42 ел элек
Орджоникидзе исемендәге колхозның икенче бригадасында (Югары Кәминкә) дуңгызлар өчен ылыс әзерләү оештырганнар. Шул максаттан махсус звено төзелгән. Тракторчылар ылысларны фермага кайтаралар, анда ботаклар «Волгарь» аша уздырыла. Терлекләргә 4,8 тонна ылыс әзерләнгән.
"Ленин юлында» - 3 декабрь, 1983 ел.
35 ел элек
АПК хезмәткәрләренең район комитеты тарафыннан район хуҗалыклары хезмәтчәннәренә 11 ай эчендә санаторийларга, ял йортларына 312 юллама бирелде. «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозыннан (Лашман, Әмир) 40 кеше, Ворошилов исемендәге (Ульяновка) – 18, «Азат» - 23, Тукай исемендәге (Иске Кади) - 18. Шул ук вакытта «Маяк» колхозы 8 юлламаның 4сен XXII партсъезд исемендәге (Иске Үтәмеш) 10 юлламадан 5сен кире кайтарды. Чапаев исемендәге (Иске Котыш) 8 юлламадан -2, ә «Новый путь» (Лагерка) һәм «Победа» (Туймәт) колхозлары профкомы 3әр юлламадан файдаланмады.
«Ленин юлында» - 22 декабрь, 1990 ел.
33 ел элек
Агымдагы елның 11 аенда «Октябрьнең 50 еллыгы» хуҗалыгыннан 33 кеше курортларда һәм шифаханәләрдә булып кайтты. Аларның күбесе «Березка», «Васильево», «Крутушка», «Бакирово» санаторийларында дәваланган.
"Ленин юлында" - 16 декабрь, 1992 ел.
30 ел элек
Чирмешәндә 28 урынлык матур кунакханә үз ишекләрен ачты.
***
Райзаготпром үз базасында көнбагыш мае җитештерә башлады. Продукция кибетләрдә сатыла.
***
Быел район профтехникумсыз калды – йөзләгән егет һәм кыз белгечлек алган ике катлы уку йорты бинасы берничә сәгать эчендә янып бетте.
***
1995 елгы район Сабантуе истәлекле булды: күпьеллык тәнәфестән соң бу бәйрәмдә Яңа Кади авылыннан алып килгән карусель эшләде.
«Безнең Чирмешән» - 29 декабрь 1995 ел.
15 ел элек
Узган атна электрчылар өчен аеруча мәшәкатьле һәм тынгысыз булды. Районда 70ләп электр линиясе баганасы ауган, йөзләрчә метр электрүткәргечләрне торгызырга туры килгән, биш-алты көн эчендә 40лап торак пункт тулысынча яки өлешчә электрсыз калган. Дөрес, бүген (сишәмбе) ут барлык авылларда да бар инде.
.
«Безнең Чирмешән» - 15 декабрь, 2010 ел.
Районда иң борынгы Иске Үтәмеш мәчетенә киләсе елда 135 ел тула. Ул хәтта революция һәм сугыш вакытында да, дингә каршы эзәрлекләүләр вакытында да ябылмаган.
«Безнең Чирмешән» - 17 декабрь, 2010 ел.
Быел мәшгульлек үзәге акчасына 400гә якын чирмешәнле үз эшен булдырган.
«Безнең Чирмешән» - 31 декабрь, 2010 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев