Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бүген йокы бүлмәсендә кулчатыр киптермәгез, кич пычак белән икмәк кисмәгез!

Аерылышасыгыз, талашасагыз килмәсә. Бүгенге көн сынамышлары тагын ниләр эшләргә куша, беләсегез киләме?

Бүген табын артында гаилә әгъзаларыннан тоз савыты алып бирүне сорамагыз, торып булса да, үзегез алыгыз. Бу туганнар белән сүзгә килешүне кисәтү өчен кирәк.

Кеше йортларының тәрәзәләренә бүген күз салмавыгыз хәерле. Югыйсә, ниндидер күңелсезлек килеп чыгарга, үзегез яисә якыннарыгыз авырып китәргә мөмкин икән.

Кич берүзегез генә өйдә утырмагыз!

Бүген кычкырып көлү, тавышлану да тыела икән. Өй иясен ачуландыруыгыз мөмкин.

Яңгыр астында йөреп кергәннән соң кулчатырны йокы бүлмәсенә киптерергә куйган булсагыз, тиз арада аннан алыгыз! Сөйгәнегез белән каты талашырга мөмкинсез.

Кичтән пычак белән икмәк кисәргә дә ярамый икән. Бик кирәк булса, кул белән сындырып алыгыз яисә көндез җитәрлек кисеп куегыз. Юкса, хәерчелек килергә, ызгыш-талаш булырга мөмкин, имеш.

Бүген хәерле саналган эшләр — өйне җыештыру, чистарту, балалар белән аралашу, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев