Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яхшы умартачының балы начар булмый

Бүген районыбызның һәрбер авылында диярлек умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Берничә крестьян-фермер хуҗалыгы да һәм күмәк җәмгыятьләр дә умарта асрый. Районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков әйтүенчә, бүген бездә умарта оялары 3585кә җиткән. Югары Кармалка авылында яшәүче Анатолий Мануйлов инде 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Элек умарталыгы урманда булса, узган...

Бүген районыбызның һәрбер авылында диярлек умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Берничә крестьян-фермер хуҗалыгы да һәм күмәк җәмгыятьләр дә умарта асрый.

Районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков әйтүенчә, бүген бездә умарта оялары 3585кә җиткән.
Югары Кармалка авылында яшәүче Анатолий Мануйлов инде 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Элек умарталыгы урманда булса, узган елны Анатолий Иванович аны авылга, бакчасына күчергән.
- Пенсиягә чыкканчы, 10-15 баш умартам бар иде, - ди тәҗрибәле умартачы. - Хәзер буш вакытым күп, умарталар оясын 30га җиткердем. Умартачының мәшәкатьләре бик күп. Һәр эшне вакытында башкару мөһим. Бүген мин аны зур керем дә бирә, дип әйтә алмыйм. Ләкин шуңа күнектем, эшсез тора алмыйм.
Анатолий Иванович быел умарталар өчен ел яхшы булды дип саный. Көннәр җылы торды. Мануйловлар инде ике тапкыр бал аертканнар. Быел юкә дә чәчәк аткан. Шуңа да беренче уңышның тәме бераз төчерәк икән.
Анатолий Мануйлов яхшы умартачының начар балы була алмый дип саный. Иң мөһиме - балны вакытында, өлгергәч кенә аертырга кирәк. Умартачы сүзләре буенча, "өлгергән" бал куе була. Бүлмә температурасында ул кашыкка уралырга тиеш, һәм, агып төшкәндә, тамчыларга өзелмәгән бал яхшы дип санала икән. Тәҗрибәле умартачылар балны саклау шартларына да игътибар итәргә кушалар.
Балны тиешле шартларда (герметик савыт, караңгы, салкынча, коры урын) саклаган очракта гына ул үзенең файдалы сыйфатларын югалтмый.
Бал составында кеше организмы өчен кирәкле алтмыштан артык матдә (ферментлар, углеводлар, микроэлементлар, органик кислоталар, минераль матдәләр, витаминнар) бар. Ләкин кайбер кешеләргә ул ярамаска да мөмкин. Аеруча балаларга балны күп ашатырга ярамый, диләр белгечләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шөгыль