Халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьев вафат
Якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре, язучы, тәрҗемәче Порфирий Афанасьевның 14 февральдә гомере өзелде.
Ул 1942 нче елны Яңа Элмәле авылында туа. Порфирий Васильевич бала чактан ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында дөнья күрә. Мәктәпне тәмамлап, ул "Кызыл байрак" республика газетасында эшли башлый. Шул ук вакытта Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Әүвәл яшь белгеч "Ленин юлында" район газетасы редакциясендә редактор урынбасары вазыйфаларын башкара.
1967 нче елда якташыбыз Чабаксарга күченеп китә. Озак еллар "Коммунизм ялаве" ("Хыпар") газета редакциясендә хезмәт куя. 1974 – 1976 нчы елларда Порфирий Афанасьев Мәскәүдә партиянең югары мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, "Хатер пул" ("Будь готов") журналын җитәкли, Чуваш китап нәшриятенең баш редакторы, Чувашстанның язучылар берлеге рәисе, Чувашстан республикасының Матбугат һәм мәгълүмат буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
Порфирий Афанасьев - Идел - Урал төбәгендә генә түгел, чит илләрдә дә танылган шәхес. Аның беренче китаплары басылып чыккач ук, матбугатта яшь язучының иҗаты хакында уңай фикерләр урын ала.
Язучы тәрҗемә һәм пропаганда эшенә күп көч бирә. В.Шекспир, М.Шолохов, Ф.Достоевский, В.Распутин, татар язучылары Г. Тукай, Х.Такташ, Р.Харис һәм башка язучыларның әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итә. Афанасьевның үз китапларын да инглиз, француз, итальян, болгар һәм башка телләрдә укыйлар. Аның әсәрләре 15 телгә тәрҗемә ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев