Туймәттән Сәгыйть Рәҗәпов мәктәпкә 20 пар чаңгы ясап биргән
Туймәт авылыннан Сәгыйть Рәҗәпов 1953 елда мәктәптә укыганда ук радионаушник сатып ала. Яңалыкка омтылучы малай бала чактан фотография белән кызыксына, соңрак сәгатьләр, телевизорлар төзәтә. Юклык чорында ул, әтисе белән, мәктәпкә каен агачыннан 20 пар чаңгы да ясап биргәнен искә алып сөйләде.
Сәгыйть Галимҗан улына июль аенда 90 яшь тулды. Аны авылда күбрәк “тирмәнче Сәгыйть” дип беләләр. Заманында ул Туймәттә генә түгел, тирә-як авылларда да танылган тегермәнче була.
-Мактануым түгел, бөртеккә бер карауга, аннан күпмерәк югары сортлы он чыкканлыгын чамалый идем. Аның чилеге, дымлылыгы да бик чаклы булырга тиеш, бөртек артык коры булса да, он ком кебек, сыйфатсыз чыга, - ди ул.
Сәгыйть Рәҗәпов Лашман мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Әлмәттә ШБКда – школа буровых кадровта һөнәр үзләштерә. Алар бораулау вышкалары җыялар.
3 ел эшләгәннән соң, 1958 елда колхозга кайта.
-Ул вакытта авылга централизованно ут кермәгән иде әле. Йортларга электр 50 кВтлы электр генераторыннан килә иде. Мин шуны эшләттем, кич белән кабыза идек, 11гә хәтле эшләтә идек. Йорт саен бер-ике точка була иде, – дип сөйләде юбиляр.
Алда әйткәнемчә, Сәгыйть гел яңалыкка омтылган. 1950 нче еллар уртасында авылда беренче булып велосипед, аннан кара төстәге “Минск” – “кәҗә матае”, телевизор сатып ала.
-“Весна” телевизорыннан тапшырулар карарга ярты авыл җыела иде. Хәтерлим, 1968 елда Гагарин белән хушлашуны күрсәткәннәр иде. Әле аны әти ниндидер пленкалар ябыштырып, үзенчә төсле телевизор ясый иде, – диде улы Рамил.
Сәгыйть абый Рәҗәповны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләп, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Сәгыйть абый мәрхүмә хатыны Наилә Сәхәбетдин кызы белән өч бала: бер кыз, ике ул үстергәннәр. Наилә апа 50 ел фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куйган. Туймәтнең күп баласына гомер биргән акушер да булган ул.
Юбиляр бүген бик тә уңган гаиләдә – төпчек улы Рәшит, килене Гөлназ тәрбиясендә гомер кичерә.
-Әти әле дә хәрәкәттә: помидор, кыярларга су сибә, тавыкларга мичтә пешереп ризык әзерли. “Эшләмә”, дибез, “Миңа движение кирәк”, - ди. Ул көрәк, сәнәкләрне саплап тора, балта, пычакларны, циркулярка пилоларын үткәрә. Әле былтыр гына сварка белән эшләп, электр двигателеннән эшли торган кабак ваклагыч ясап куйды. Әти электрчы да, сварщик та, балта остасы. Шунысын да әйтим, район газетасының бер битен дә калдырмыйча укып бара, – диде улы Рәшит.
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев