Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодай юбиляры тормышыннан канәгать

67 ел элек Минзәкие аны Югары Чегодайдан Түбән Чегодайга җитәкләп кенә алып төшә. Алар 59 ел бергә тату яшәгәннәр.

-Кая инде ул вакытта туйлар ясап кавышу, никах кына укыттык, - ди бүген инде 90 яшен тутырган Миннур Минһаҗева. -Сигез яшьтән үк, әнигә ияреп, колхоз эшендә катнаша башладым. Сыер да саудым, торф чыгарырга да җибәрделәр. Бар да истә, бар да хәтердә.

Бүгенге тормышыннан бик канәгать якташыбыз.

-Бер күз белән булса да, барын да күрәм, дөнья хәлләрен белеп торам, - ди Миннур Лотфулла кызы. -Шөкер, авырып ятканым юк.

Минһаҗевлар дүрт кыз үстергәннәр. Миннур апаны бүген күбрәк кызы Рәзинә карый. Әмир килене ул, шуннан килеп йөри. Ял көннәрендә кирпеч заводында яшәүче Миңнегөлләргә кунакка алып баралар икән.

90 яшь тулу уңаеннан, Миннур Лотфулла кызы хөрмәтенә сыйлы мәҗлес үткәрделәр. Район башлыгы исеменнән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм районның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина юбилярга озын гомер, саулык теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Җыйнак кына өйләрендә бөтен кунакка урын җитте.

-Без монда үстек инде, - диде оныгы Фәнис. -Әбинең бик тәмле кыстыбыйлары әле дә онытылмый.

 

-Ул чигәргә, бәйләргә яратты, - ди Туймәттә яшәүче оныгы Рәзилә. -Аның эш кораллары миндә, аларны еш кулланам.

Инде мәрхүм Минзәки бабайны да искә алдылар, ул бик уңган, ипле кеше иде, диделәр. Алгы ызбадагы зур, ап-ак пич аның истәлеге икән.

Озакламый Миннур апаларда тагын бер тапкыр менә шулай бергә җыелырлар – Сабан туе вакытында бар да төп йортка кайта – бу инде традиция.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев