Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Наталья Султанова - Чирмешән сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы

"Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" бәйгесе районыбызда инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Конкурсантлар бәйге барышында үзләренең осталыкларын төрле яклап ачып бирделәр. Бәйгенең беренче өлешендә укытучылар үзләре белән якыннанрак тапшырды. Соңрак тамашачылар конкурсантларның элекрәк нинди уңышларга ирешүен дә белде. Ә ачык дәрестә алар үзләренең һөнәри осталыкларын тагын да ачыграк күрсәттеләр. Укытучыларның...

"Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" бәйгесе районыбызда инде дүртенче тапкыр үткәрелде.


Конкурсантлар бәйге барышында үзләренең осталыкларын төрле яклап ачып бирделәр. Бәйгенең беренче өлешендә укытучылар үзләре белән якыннанрак тапшырды. Соңрак тамашачылар конкурсантларның элекрәк нинди уңышларга ирешүен дә белде. Ә ачык дәрестә алар үзләренең һөнәри осталыкларын тагын да ачыграк күрсәттеләр.
Укытучыларның барысы да бик сәләтле, тик һәр конкурсның җиңүчесе булган кебек, монда да жюри иң -иңнәрне ачыклады. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Гүзәлия Сәләхова һәм хореография бүлеге концертмейстерры Елена Хиторяннарга икенче урын бирелде. Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Антон Семктчев өченче булды. Ә "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы - 2013" конкурсының төп җиңүчесе - Наталья Султанова.
Җиңүчеләр балалар сәнгать мәктәбенең Дипломнарына һәм истәлек бүләгенә ия булдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined