Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдә яшәүче ветеран велосипедта йөрергә ярата

Әккәрәйдә бер генә мәдәни чара да мәдәният йорты каршында эшләүче “Щелкус” ансамбленнан башка узмый. Алар район мәдәният йортында да еш чыгыш ясыйлар, республикакүләм фестивальләрдә, төрле бәйгеләрдә еш катнашалар. Күптән түгел ансамбльгә “халык” исеме дә бирелде.

Ансамбльга яшьләр дә, олылар да йөри, иң олысы - хезмәт ветераны, 40 елга якын балаларга белем биргән ветеран - укытучы Елена Еферовага 71 яшь.

Елена Федоровна-бик актив кеше. Кечкенәдән үк җырларга яраткан, сәхнәдә чыгыш ясаган. Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз укытучы һөнәрен сайлый. 11нче классны тәмамлауга туган авылы мәктәбендә туган тел укыта башлый. Чабаксарда универститет тәмамлый. Яшь белгечне эшкә еракка, читкә җибәрмәкче булалар. Ләкин ул вакытта инде кияүгә чыгып, бала табарга өлгергән якташыбыз Мәскәүгә хатлар язып, Татарстанга юллама ала. Туган авылына кайтып туган телен укытуын дәвам итә. Тынгысыз, белемгә омтылучы кеше моның белән генә тынычланмый, Казан педагогика институтының чит телләр факультетына читтән торы укырга керә. 5 елдан соң мәктәптә немец теленнән белем бирә башлый. Елена Федоровна авылдашы Вячеслав Еферов белән биш бала үстерәләр. Кызы Светлана һәм улы Юрий әнисенең юлыннан китәләр, бүген мәктәптә эшлиләр, ике килене дә укытучы. Еферовларның өч малае авылда төпләнеп калганнар.

-Ансамбльга рәхәтләнеп йөрим, - ди Елена Федоровна. - Кич белән клубка барып, иптәшләрем белән аралашып кайтам, шунда сөйләшеп утырабыз, дөнья хәлләрен сөйләп алабыз. Мин, гомумән, тик кенә утырырга яратмыйм. Элек маллар күп асрый идек. Хәзер аларны киметтек. Бакчабыз зур. Помидор үстерергә яратам. Җәен велосипедта йөрим, кышын чаңгыда чыгам. Әле узган елны яңа чаңгылар алдым. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Аллага шөкер, ирем исән – сау, әйбәт яшәдек, балаларым, оныкларым бар, безгә ярдәм итеп торалар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев