Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыштан Гарифуллиннар “Безнең Чирмешән” газетасы редакцисеннән термопот алып китте

Кармыш авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсе “Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында үткәрелгән акциядә термопот отты.

2024 елның икенче яртыеллыгына “районкага” язылган якташларыбыз арасында беренче уйнатылган бүләк аларга насыйп булды һәм гаилә башлыгы Җәмил абый призны да беренче килеп алды.

-Район газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Редакциянең призлар уйнатуы турында элек тә ишеткән идек, узган елны кияү бүләк отты, быел беренче тапкыр катнаштык. Термопот – бик яхшы, кирәк әйбер, өйдәгесен сүндергән дә юк, гел эшләп тора. Без  инде аның өченчесен сатып алдык, монысы запас булыр. Бүләккә бик сөендек, бик зур рәхмәт сезгә, - диде Җәмил Гарифуллин.

Җәмил абый әйтүенчә, моңа кадәр аларның приз отканнары булмаган, ә менә әтиләре Кәрим абый бик күп еллар элек лотерея сатып алып, “Москвич” машинасы откан. Ул “озын гомерле” автомобильдә улы Җәмил дә йөргән, хәтта оныгы да автомобиль белән идарә итәргә өйрәнгән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев