Иске Үтәмеш әбиләре 90 яшьлек юбилейларын үткәрделәр
Мәхтүмә Фәсхетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котларга хәтта туган авылы Денистән дә килгәннәр. Гомер бәйрәме уңаеннан ул бик күп тәбрикләүләр, чәчәк бәйләмнәре алды.
Мәхтүмә Вәли кызы да тормышында төрлесен - әчесен дә, төчесен дә күргән, ләкин сыгылмаган, сынмаган, безне, рәхмәт әйтә-әйтә, ачык йөз белән каршы алды.
-Мине бик зурлап килгәнегез. Көтмәгәндә идем болай булыр дип, - шундый сүзләр белән кабул итте кунакларны Мәхтүмә әби.
Чынлап та, якташыбызны туган көне белән котларга бик күп кеше килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге бешлыгы Рәфис Минголов, районның ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина, Иске Үтәмеш авылының ветераннар советы рәисе, мәктәп директоры булып та эшләгән Светлана Әхтәмова һәм Иске Үтәмеш мәктәбенең хәзерге директоры Миләүшә Шәйхетдинова да юбилярга теләкләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
-Ирем Сәлимҗан белән 47 ел матур гомер иттек. Мин килен булып төшкәндә, әле каенанам да исән иде. Аның белән 17 ел тордык, яхшы яшәдек. Биш бала үстердек, - дип сөйләде әби. – Мин байтак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләдем. Ул вакытта мәктәпне утын ягып җылыттык. Җәй буе урман кистек, кыш көне 12 мич яга идек. Ул заманда мәктәптә балалар да күп. Әле яланаяк балчык басып, мәктәпне тыштан, эчтән сылаганнар да хаман истә. Ул бик авыр хезмәт булды ул вакытта. Ләкин монда килгәнемә бер дә үкенмәдем. Үтәмеш халкы әйбәт, мине шундый яхшы кабул иттеләр. Ходайга шөкер, әле хәзер дә бөтен авыл “ах” итеп тора. Тормышыма бик канәгать, Аллаһыма шөкер.
Сүз уңаеннан, юбиляр бүген улы Искәндәр тәрбиясендә яши. Берничә ел элек килене Ландышның авыр чирдән соң гомере өзелгән. Әби бер кызын да җир куенына салган.
Мәхтүмә апа бүген дә бер эшсез утырмый икән. Аяклары начар йөрсә дә, кулларын тик тотмый. Оекбашлар бәйли, тегү машинкасы да өстәлдә генә тора. Юбилей көнендә генә аны кунаклардан яшереп, өстәл астына төшереп куйганнар. Бу хакта әби сер итеп кенә сөйләде.
Күптән түгел әлеге авылда тагын бер әбине 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Җария әби Хөснетдинова Мәхтүмә әбидән нибары ике айга гына яшьрәк.
Ул 38 яшендә ялгыз калып, биш баласын аякка бастырган. 36 ел каенанасы белән бергә тату гомер иткәннәр. Аны хөрмәт итеп соңгы юлга озаткан. Тырыш, уңган Җария Фәхрулла кызы гомере буе колхозда, бер эш көнен калдырмыйча, хезмәт куйган, дүртешәр гектар чөгендер эшкәрткән.
Якташыбызны гомер бәйрәме белән котларга шулай ук район үзәгеннән дә килгәннәр, аңа да район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештергәннәр, бүләкләр тапшырганнар. Әниләрен, әбиләрен хөрмәт итеп, бу көнне балалары бәйрәм табыны көйләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев