Иске Котыштан Валентина Фадеева инде 16 ел хат ташучы булып эшли
Иске Котыш авылында яшәүче Валентина Фадеева инде 16 ел халыкка газета-журналлар, пенсия тарата, яңалыклар китерә һәм җылы аралашу бүләк итә.
Элек ул колхозда, аннан соң балалар бакчасында хезмәт куйган. 2008 елда уңган, булдыклы авылдашларын элемтә бүлекчәсенә эшкә чакырганнар.
-Бераз хат ташучы булып эшләдем дә - киттем, ләкин кире кайттым. Инде күнеккәнмен, эшемне яратып өлгергәнмен, - ди Валентина Сергеевна. - Маршрут буенча барганда, сине чыннан да көткәннәрен беләсең. Кайберәүләр урамга чыгып ук көтеп каршы алалар. Хәтта этләр дә миңа өрми инде, таныйлар.
Авыл җирендә хат ташучы гади гына кеше түгел, ялгыз яшәүче авылдашлары өчен ул - әле кадерле кунак та, газеталар алып килә, моң-зарларны да тыңлый, йомышларын да үти.
- Безнең кешеләр күңелгә ятышлы, ачык, шуңа күрә тагын да яхшырак эшлисем килә, - диде әңгәмәдәшем.
35 йорт, 3 километр һәм «районка»
Почта килгән көнне Валентина Сергеевна 35 йортны әйләнеп чыга, өч километрдан артык араны җәяү үтә. Сүз уңаеннан, авылда ике хат ташучы.
-Иске Котышта газета-журналларны яратып укучылар байтак. Алар ярты ел саен 6-7 матбугат басмага заказ карточкасы тутыралар, - ди хат ташучы. - Иң активлар арасында - Елена Шохина, Галина Разина, Вера Какайкина, Нина Дригина. Язылучыларның фавориты – район газетасы «Безнең Чирмешән» (“Наш Черемшан”).
Ул үзе дә укырга ярата, район яңалыклары белән газетаның соңгы битеннән таныша башлый икән.
"Иң мөһиме-кешеләр"
Фадеева өчен эш ул - очрашулар, сөйләшүләр һәм хәтта дуслык та. "Безнең коллектив та яхшы, кешеләр дә яхшы", - дип елмая якташыбыз.
Интернет заманында аның хезмәте алыштыргысыз кала: авылдашлары аны газеталары өчен генә түгел, ә ачык йөзе, җылы сүзе өчен дә хөрмәт итәләр.
- Ул үзе дә яхшы кеше, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - диде Фадеевларның күршесе, элеккеге укытучысы Нина Васильевна Мироненко да хат ташучыны мактап.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев