Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадиның 90 яшьлек ветераны мәтрүшкәнең кайда үсүен яхшы белә

Җәй җитсә, аны өйдә туры китерү бик авыр. Бүген 90 яшен тутырган Миннегөлсем апа Гыйрфанова әле узган ел да чиләк-чиләк җир җиләге җыйган.

Мәтрүшкә уйдыкларын да яхшы белә Иске Кади ветераны. Каз йолкырга да аны чакыр икән, кулы кулга йокмый.

-Бөтен яктан үрнәк кеше ул, - ди кодагыйлары Рузалия Гыймранова. –Аш-су тирәсендә дә аның кебек осталар сирәк.

Юбиляр Миннегөлсем Габбас кызы исә күбрәк 17 ел гомер иткән ире Минвәли турында мактап сөйләде. Нибары 35 яшендә якты дөньядан киткән ул.

Машина йөрткән, комбайн иярләгән, электрчы, радист Минвәли абзый безнең районда орлыкка кукуруз игелә башлаган 1950 нче елларда да үзен таныта – бу культура өчен аерым чәчкеч ясый. Аны өлкә комитетының Иске Кадига килгән беренче секретаре да мактап киткән.

-Бик уңган, акыллы кеше иде мәрхүм, - диде Миннегөлсем әби ире турында. –Үзем дә эшкә иренмәдем, хәтта чабата да тукыдым. Сигез бала таптым, берсе яшьли үлде, бүген ике улым, бер кызым гына исән-саулар.

Әнисе янына, быел 70 яшен тутыручы кызы Тәнзилә Зиннәтуллина берничә ел элек Казаннан кайткан. Авылда яшәүче улы Рафаэль һәм килене Нәсимә дә монда еш булалар, башка киленнәре дә “аһ итеп” торалар. Әниләре – каенаналары үзе дә аларга бик рәхмәтле.

Миннегөлсем яшьрәк чакта мәдәният йортында техник хезмәткәр була, ире Минвәли киномеханник чагында моторист вазифаларын да башкара. Элек бит авылларга артистлар еш килгән. Андый чакта сәхнә осталарына аш-су әзерләүне дә еш кына аңа йөкләгәннәр.

Алай гынамы, Миннегөлсем Габбас кызы күренекле, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова концертларын да яхшы хәтерли.

-Әлфия апаны нык яратты каенанам, әле миннән аның турында язылган “Үзем турында” китабын да сорап алды, - ди килене - авыл китапханәчесе Рушания Гыйрфанова. –Ул күзлексез укый, хәтере искиткеч. Намазны калдырмый.

Алар мал-туарны күп асраганнар икән, аеруча үрдәккә хөрмәт зур булган. Нигә дисәң, кушаматлары “үрдәк”, диделәр. Аның үз тарихы. Урманнан кайтканда, ир-атлар юлдан ерак түгел күлдә су коенырга туктыйлар. Тик араларында яхшы йөзүчеләре булмый. Минвәли генә каушап калмый, суда оста икәнен күрсәтә. “Кара әле, бу бит үрдәк кебек йөзә!” - диешәләр авылдашлары.

Менә шундый хәлләрне дә искә төшерделәр Миннегөлсем әбинең туган көнендә. Юбилярга Россия Президентының һәм район башлыгының котлауларын, бүләкләрен дә ирештерделәр. Муниципаль район башкарма комитеты хезмәткәре Илгиз Шәмсетдинов, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов аңа рәхмәт сүзләре  әйттеләр, ә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре күчтәнәчкә җыр бүләк иттеләр. Чәчәк бәйләмнәре, тәм-том да бәйрәмгә ямь өстәде.

Барына да күңеле булды ветеранның. Ул гомере буе шулай хөрмәт, игътибар тоеп яшәгән. Әле дә сүзе үтә, күптән түгел, өйләрен матурлаганда, нәкъ әниләре теләгәнчә, обойларның ачык чәчәкле төслесен сайлаганнар.

-Сабыр, аңлашып, юл куешып яшәүгә ни җитә! – диде Иске Кадиның иң олы әбиләреннән берсе – Миннегөлсем Габбас кызы. –Хөкүмәткә, колхозга да рәхмәт, барыгызга да хәерле гомер теләп дога кылам.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев