Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәледән Виктор Иванов Ватан сакчысы һөнәрен сайлаган

Иске Элмәле егете Виктор Иванов тормыш юлын армия, Ватанга хезмәт итү белән бәйләгән. Ул – офицер, подполковник.

Якташыбыз 2000 елда Пенза артиллерия инженерлык институтын тәмамлый. Шуннан бирле ул хәрби хезмәттә.

-Үз частемдә ракета-артиллерия коралларын техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнәм. Гади генә әйткәндә, ата торган һәр коралга техник хезмәт күрсәтәбез, - ди Виктор. - Махсус хәрби операция башлангач, шунда барырга боерык булды. Харьков ягына эләктем. Беренче вакытларда кыен иде. Әле бернәрсә дә җайлаштырылмаган, күпчелек кырларда, техникада яки палаткаларда яшәдек.

СВО зонасында аңа 2022 елның мартыннан октябрь аена кадәр хезмәт итәргә туры килә.

-Моны гаиләгез ничек кабул итте?

-Билгеле, аларга да җиңел булмады. Еш кына хәбәргә дә чыга алмаган вакытлар бар иде. Үзегез аңлыйсыз – билгесезлек иң авыры. Алар һәрвакыт нык булырга өйрәнгән. Хатыным һәм ике балам - минем терәгем. Сүз уңаеннан, тормыш иптәшем – минем сыйныфташым, бала чактан ук гел бергә.

-Әгәр тагын барырга дисәләр...

-Кирәк булса, берсүзсез. Ватанны саклау – безнең бурычыбыз. Әлбәттә, армия хәрби өйрәнүләр генә үткәргәндә яхшы, тик өйрәнгәннәреңне, укыганнарыңны гамәлдә дә кулланыр вакыт килеп җитә. Моңа һәрвакыт әзер булырга кирәк. Без шуңа укыган бит.

Виктор Иванов махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәне өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.

Санаулы көннәр тиз үтә, отпусктагы якташыбызның тиздән китәр вакыты да җитә. Ул кабат үзенең частена кайтып, орудиеләр төзеклеген тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев