Чирмешәннең ветеран урманчыларына “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк иттеләр
Район урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин өч якташыбызга район газетасына подписка бүләк итте.
Светлогорск урман хуҗалыгы пунктында күп еллар хезмәт куйган шофер, аннан соң механик булып эшләгән Шәһит ага Әхмәдиев киләсе ел башыннан бүләк газета укыячак. Якты Тау авылыннан 82 яшьлек әлеге якташыбыз җитәкчелекнең мондый игътибарына бик сөенде.
Светлогорск авылыннан ирле-хатынлы Анатолий һәм Нина Колесниковларга да “Наш Черемшан” киләчәк. Алмаз Рифкать улы бу ике ветеран хакында да онытмаган. Шул ук Светлогорск авылыннан, урман эшендә күп еллар хезмәт куйган Самат һәм Фәния Мортазиннарны хезмәтәшләре район газетасына яздырып, күп балалы гаиләгә шундый бүләк ясады.
Алмаз Мотыйгуллин исеменнән бүләкләрне ияләренә участок урманчысы Юрий Кашин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев