Чирмешәннәр махсус хәрби операция зонасында корбан чалганнар
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы райондашларыбызга чираттагы гуманитар илтә киттеләр.
Якташларыбыз гуманитар ярдәм белән Донецк, Луганск республикаларында, һәм Запорожье өлкәләрендә булырга планлаштыралар. “Форд – Транзит” автомобилен көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек пакетлары, генераторлар, маскировкалау челтәрләре, шәхси гигиена әйберләре, дарулар белән тутырганнар. Шулай ук бер якташыбыз соравы буенча районнан “Шевроле-Нива” автомобиле дә җибәрделәр.
Район башлыгы Рамил Айбатов үзе дә юлга кузгалды. Аның белән бергә район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов, Иске Кади авыл җирлеге башлагы Нәкыйп Мөхтәсимов, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев, “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, машина йөртүчеләр Василий Кузьмин, Ренат Гайнуллин да киттеләр.
Гуманитар йөкне туплауга байтак райондашыбыз үз өлешен керткән. Бик зур рәхмәт аларга.
Корбан бәйрәме уңаеннан, Запорожье өлкәсенең Куйбышев районы Куйбышево авылында якташларыбыз, махсус хәрби операция тиз арада тәмамланып, егетләр гаиләләре янына исән-имин җиңеп кайтсын дигән теләкләр белән, бөтен район халкы исеменнән корбан чалганнар.
Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт корбан кабул булсын дип, дога укыган. Изге ниятләребез чынга ашар дигән өметтә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев