Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән Гомәр Шарапов әтисенең аны башыннан сыйпавын гына хәтерли

Гомәр Шараповның Бөек Ватан сугышына киткән әтисеннән шуннан соң бер хәбәре дә булмаган.

-Түбән Кармалка белән Бәркәтә авыллары арасында, хәзерге асфальт юлдан түбәнрәк, чокырсу дигән урын бар иде. 1941 елда фронтка китүче әтинең шушы урында атын туктатып, башымнан сыйпаганын гына хәтерлим. Башка бернәрсә дә юк, фотосы да. Әти шуннан кайтмады. Йодрык кадерле әни, безне – дүрт баланы үстерде. Ничек түзгән дә, ничек исән калган ул?! – дип балачагын искә алды күптән түгел 90 яшен тутырган Гомәр Ризатдин улы.

... Бәркәтә авылында туган сугыш чоры баласына заманында Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендәге шахтада эшләргә туры килә. Тик язмыш аңа монда зур сынау әзерләгән. Шахтада умыртка баганасын имгәтеп Гомәр шактый  айлар урын өстендә ята.

Инвалидлык группасы бирәләр. Аякка баскач сатучылыкка укыган егет авылда ун ел кибетче булып эшли. Авыл Советы рәисе, парторг булып хезмәт куя. Гомәр Шарапов Чирмешәндә райпо рәисе, икмәк заводы директоры кебек җаваплы постларда да сынала. Ул елларда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүе күпне сөйли.

-Әйе, тырышып эшләдем. Эшкә соңга калып йөрмәдем. Чын мәгънәсендә күңелемне  биреп хезмәт куйдым, - дип сөйләде Гомәр ага үзен юбилее белән котларга килүче кунакларга.

Чирмешәндә яшәүче якташыбызны 90 яшьлеге белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләп, юбилярга район башлыгы Рамил Айбатов котлавын һәм бүләген ирештерде.

Гомумән, бу көнне Шараповлар йортыннан кунаклар өзелмәде. Балалары әтиләренең туган көненә сый-нигмәтне мулдан әзерләгән.

-Кызганыч, бер ел элек әниебез Фидаилә дөнья куйды. Нишләтәсең. Әтиебез исән-сау дип сөенәбез, кайтып керергә йортыбыз бар, - ди Чаллыда яшәүче олы кызлары Наилә.

Гомәр белән Фидаилә Шараповлар дүрт кыз (Наилә, Флера, Фәнисә, Әнисә) үстергәннәр. Тик Флераларының гына гомере кыска була.

-Әти белән әни эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әтинең бер сүзе җитә иде, бер генә әйтә – тыңлый идек, - диләр кызлары.

Гомәр Ризатдин улы  пенсиягә чыккач та тик тормаган. Лениногорск шәһәрендә махсус курслар тәмамлаганнан соң, ул  райондагы газ котельныйлары операторларын укыткан кеше.

-Көннәрегез ничек үтә? – диюмә.

-Газеталар укыйм, телевизордан ил-көн хәбәрләрен карыйм. Балаларым тәрбиясендә яшим, рәхмәт аларга, - диде ветеран.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев