Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында бер көнне ике якташыбызга 95 яшь тулды

Бер көнне ике якташыбыз: Лашманнан Якутөлҗамал Галиева һәм Тукай поселогыннан Минхаҗәр Нигъмәтуллина 95 яшьлек юбилейларын үткәрделәр.

Кечкенә генә, орчык кадәр гәүдәле Якут әби, лашманлылар аңа шулай дип эндәшә, әле бик зиһенле. Юбилее белән котларга килүче авылдашларын танып, хәлләрен сорашты.

Якташыбыз бүген ерак туганы Мәгъсүмә Мәхмүтова белән гомер кичерә. Якут әби яшьлегендә тормышка чыккан, тик иптәше белән озак яшәмәгәннәр. Калган гомерен ул ялгыз үткәрә дисәң дә була. Озак еллар мәктәптә техничка булып эшли, авылдашларына күлмәкләр, хәтта фуфайкалар теккән.

Картайган көнендә әбине өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына алып китәләр. Монда күнегә генә алмый. Көн саен авылын сагынып, күз яшьләре белән искә алучы әбине, шөкер, ерак туганы Мәгъсүмә апа үз янына сыйдырган.

Бүген инде аның да яше бар, шуңа да әбине карарга социаль хезмәткәр  Сиринә Габдуллина килеп йөри.

-Аллаһка шөкер, бүген оҗмахта яшим, - диде Якут әби. – Урыным чиста, җылы, тамагым тук. Мунча кертәләр. Бик зур рәхмәт аларга. Мине зурлап килгәнегез, шундый ихтирам күрсәткәнегез өчен сезгә дә рәхмәт.

Хаҗәр апа Нигъмәтуллина туган көннендә иртән үк коймаклар пешереп куйган.

-Әни шундый уңган. Без йокыдан торганчы, аның бәлеше дә, өчпочмаклары да пешкән була, - диде килене Халисә апа.

Алар, ире Җәүдәт абый белән, күршедә генә яшиләр икән. Кәшиф белән Хаҗәр Нигъмәтуллиннар дүрт ул үстергәннәр. Заманында алар илебезнең төрле өлкәләрендә яшәгәннәр. Әле бер төбәккә, әлле икенчесенә күчкәннәр. Олыгайгач, туган якларына кайтып төпләнгәннәр. Кызганыч, бүген инде гаилә башлыгы да, өч уллары да гүр ияләре.

-Безнең әни бик көчле хатын-кыз. Дүрт малай тәрбияләгән бит ул, өчесен соңгы юлга озаткан, тормыш сынауларына бирешмәгән, - диде каенанасын туган көне белән котларга кайткан тагын бер килене Әминә апа.

Юбилярларны туган көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова һәм “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова тәбрикләделәр. Район башлыгы исеменнән бүләкләр, Россия Президентының Котлау открыткасын  тапшырдылар.

Сүз уңаеннан, июль аенда районда башка юбилярлар – 90 һәм 95 яшьлекләрен билгеләүчеләр юк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев