Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә тарихчы, язучы Николай Фроловны искә алдылар

Николай Фроловның гомере 2 май көнне өзелә, 10 май көнне аңа 82 яшь тулган булыр иде.

Питрәч районыныкы булса да, Николай Сергеевичны якташыбыз дип саный идек. Шулай булмаса, район үзәгендәге бер урам аның исемен йөртмәс иде. 32 яшендә, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь агроном безнең районга бөртекле культуралар белән тәҗрибә үткәрү өчен килә һәм озак еллар биредә яши, эшли.

Фролов беренчеләрдән булып Чирмешән җиренең тарихын өйрәнә башлый. Әүвәл ул  җирле революционерлар тормышы белән кызыксына һәм тупланган материалларын 1987 елны “Мы из Черемшана” дигән беренче китабында бастыра.

Моңа кадәр, 1980 нче елны,  Николай Сергеевич район үзәгендә булачак мемориаль үзәкнең беренче экспозициясен җыя. 2007 елны  аның тырышлыгы белән Чирмешәндә туган як тарихы музее ачылды. Аларда уникаль экспонатлар тупланган. Николай Фролов район тарихына багышланган җиде китап авторы. Ул 12 мең чирмешәнле турында мәгълүмат туплый, меңнән артык хәбәрсез югалган, 3, 5 мең репрессияләнгән якташларыбызның язмышын ачыклый.

Чирмешәнлеләр аны бик тырыш, хезмәт сөючән, туры сүзле кеше буларак хәтерлиләр.

Мемориаль үзәктә Николай Фроловның якты истәлегенә багышланган очрашуда катнашкан якташларыбыз аны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алдылар.

-Ул китапханәгә еш килде, - ди район үзәк китапханәсе хезмәткәре Маргарита Игнатьева. – Аның сораулары буенча без әллә нинди ерак төбәкләргә запрослар җибәрә идек. Кызыксынучан, төгәл, җаваплы кеше иде Николай Сергеевич.

 

-Музейларны оештырганда, без Николай Сергеевич белән көн саен диярлек иртәнге сәгатьтә очраштык. Ул сәгать 7дә инде эштә була иде, - ди шәхси эшмәкәр Юрий Суворов. – Бәхәсләшмәдек. Фикерләребез туры килде. Күзләре начар күрсә дә, матурлыкны тоя белде. Табигатьне ярата иде.

Владимир Островский, Рәмзия Гайниева, Валентина Сапожникова, очрашуда катнашкан башка якташларыбыз да ике сәгатьтән күбрәк Николай Сергеевич турында сагынып сөйләделәр. Аның исемен мәңгеләштерү өчен, мемориаль үзәккә һәм туган як тарихы музеена мемориаль такталар урнаштыру турында тәкъдим дә яңгырады.

Сүз уңаеннан, Николай Фролов соңгы елларда АКШта яшәде. Анда хатыны Гертруда  Макаровна да вафат. Кызы әле дә ерак шул илдә яши.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев