Агымдагы елда бөртеклеләр уңышын җыю буенча “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район уңганнары да бар.
Бәйге комиссиясе республикада 490 призлы урын ияләрен ачыклаган, шулардан бишесе – безнең районнан. Алар районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, ягъни өченче группада билгеләнгәннәр.

Сергей Борисов.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”дан Сергей Борисов – 1981, Александр Шохин 1830 тонна бөртек суктырганнар. “Ильхан”нан Айрат Сафинның күрсәткече - 1950, “БИО АГРО”дан Марсель Нигъмәтуллинның – 1890, Евгений Савельевның – 1640 тонна.
– Әлеге җиңүчеләр, бәйге шартлары буенча, республикадан 30 ар мең сум премия белән бүләкләнәчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.
Автор фотолары.
Нет комментариев