Чирмешән ир-егетләренең хатын-кызларга нинди теләкләре бар?
Безнең якташлар

Чирмешән ир-егетләренең хатын-кызларга нинди теләкләре бар?

Хатын-кыз! Аларсыз сүнәр иде бу дөнья! Гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Гаиләдә ул – йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен – назлы әни, ир-ат өчен – сөекле хатын.

“Ир – баш, хатын – муен, муен кайсы якка борылса, баш та шунда карый”, дип тә юкка гына әйтмиләр бит.

Ләкин соңгы вакытта хатын-кызлар үзләренә хас булмаган һөнәрләр, шөгыльләр сайлый башлады, җитәкчеләр, хәтта министрлар рәтендә дә гүзәл затларны еш күрәбез.

Сер түгел, ир-егетләрнең күпчелеге хатын-кызларны үзләре белән тигез дәрәҗәгә куярга ашыкмый, үзләренә тиң итеп күрергә теләми. Замана хатын-кызын алар ничек күзаллый икән?

Айрат Кашапов, район үзәк больницасы табибы: - Минемчә, хатын-кызны сабырлык бизи. Замана гүзәл затларына таләпләрендә, теләкләрендә бераз тыелып кала белергә дә кирәктер.

Айдар Кәримов, Туймәт авыл җирлеге башлыгы: - Хатын-кызлар, беренче чиратта, гел хатын-
кыз булып калсыннар иде. Минемчә, алар һәрвакыт тыйнак, матур, пөхтә булырга тиешләр. Дөрес, соңгы вакытта хатын-кызлар ир-егетләргә хас һөнәрләр сайлый башладылар: көрәшәләр, сугыша-лар, машина йөртәләр... Монда безнең – ир-атларның да гаебе бар, “көчле затлар” ничектер икенче планга күчте.

Айнур Заһитов, яшьләрнең ял итү үзәге директоры: - Замана хатын-кызы күп кырлы иҗат кешесе булырга тиеш, дип уйлыйм. Иҗат кешесе – ул гел үсештә, эзләнүдә, һәрвакыт белемен, осталыгын арттырырга тырыша.

Фәрһат Хәйруллин, полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы рәисе: - Минемчә, хатын-кыз тырыш, сабыр, ягымлы, киң күңелле, итагатьле, сәләтле, акыллы, белемле булырга тиеш.

Александр Миронов, Күтәмә урта мәктәбе директоры: -Хатын-кызның гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә тоткан роле зур һәм үтә җаваплы. Уңган хуҗабикә, үрнәк әни, иренең ышанычлы терәк-таянычы, әти-әниләренең ипле, сабыр кыз-килене булуы өстенә, ул әле белемле, берникадәр дәрәҗәдә педагог-психолог, тормышның һәр өлкәсендә аңлы, үз фикерле һәм тагын әллә никадәр сыйфатларга ия булырга тиеш. 

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев