Безнең якташлар
Чемпионга – Иске Кади мәктәбенә 64 мең сумлык телевизор биргәннәр
"IT-чемпион" республика бәйгесендә район мәктәпләре арасында җиңү яулаган өчен алган кыйммәтле бүләкләрен искекадилылар үз китапханәләренә урнаштырмакчы. Балалар шушы смарттелевизор аша интернетка да чыга алачак. Шәп техника!
-Бәйгедә икенче тапкыр җиңүебез. Узган елда интерактив такта белән бүләкләнгән идек, - ди Иске Кади мәктәбе директоры Наил Моксинов. - Быел "IT-чемпион" да 60...
"IT-чемпион" республика бәйгесендә район мәктәпләре арасында җиңү яулаган өчен алган кыйммәтле бүләкләрен искекадилылар үз китапханәләренә урнаштырмакчы. Балалар шушы смарттелевизор аша интернетка да чыга алачак. Шәп техника!
-Бәйгедә икенче тапкыр җиңүебез. Узган елда интерактив такта белән бүләкләнгән идек, - ди Иске Кади мәктәбе директоры Наил Моксинов. - Быел "IT-чемпион" да 60 укучыбыз катнашты. Балалар олыларга компьютер аша электрон түләүләр башкарырга ярдәм итеп, яхшы ук баллар җыйдылар. Безнең мәктәптән Алия Кәлимуллина - шәхси беренчелектә призерлар арасында.
Алиягә һәм районның башка мәктәпләреннән җиңүчеләргә бу атнада Казанда, Иннополис университетында, тантаналы итеп бүләкләр тапшырылды. Чирмешән лицееннан Ришат Җамалетдинов, район үзәгенең беренче мәктәбеннән Булат Нәфыйков, апалы-сеңелле Александра һәм Дарья Петряковалар, Ивашкино мәктәбеннән Александра Андреева - бәйгенең район җиңүчеләре. Укучылар чарадан планшетлар, я смартфоннар алып кайттылар. Җиңүчеләрнең башка бүләкләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев