Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Мөнәвәрә Хуҗиева - “Ак барс“ командасы җанатары

Язның матур бер көнендә Бәркәтә авылыннан Мөнәвәрә Нәҗип кызы Хуҗиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп, истәлек бүләге тапшырды. Мөнәвәрә Нәҗип кызы...

Язның матур бер көнендә Бәркәтә авылыннан Мөнәвәрә Нәҗип кызы Хуҗиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп, истәлек бүләге тапшырды.

Мөнәвәрә Нәҗип кызы Бөек Ватан сугышы елларында, башка яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли. Аңа ир-ат эше дә башкарырга туры килә: җир дә сукалый, тубал белән иген дә чәчә, фермада да хезмәт куя.

Мөнәвәрә әби боегып утыра торган кеше түгел, 90 яшендә дә шаяртырга ярата. Бүген дә гармунда уйный, җырлый, татар халык көенә биеп тә җибәрә. Аның тагын бер хоббие бар, Казанның "Ак барс" хоккей командасы өчен җан ата, барлык уенчыларын да белә, аларга көч биреп тора.

Ул ире Минәхмәт белән яшь вакытларында, хәзерге кебек әйтсәк, "тамада" булып та йөргәннәр, авылдагы бер чара да алар катнашыннан башка узмаган, халыкны мәзәк сүзләре белән көлдергәннәр, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар.

Хуҗиевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөнәвәрә әби белән Минәхмәт бабай үзара гына түгел, күршеләре белән дә дус-тату яшиләр.

Юбиляр әби яшьлегендә, хәтта балык тоту өчен ятьмә дә үргән, әтисе тоткан балыкны саткан. Әле бүген дә алар хуҗалыкларында бозаулар асрыйлар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр.

Юбиляр үзенең озын гомерле булуының сере эш сөюдә, җан тынычлыгында, активлыгында һәм позитив булуында, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined