Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүләккә лаек әни Лашманда яши

Лашман авылында яшәүче Зөлфия Шәрәфетдинова "Ана даны" - "Материнская слава" медале белән бүләкләнде. Зөлфия һәм Сөләйман Шәрәфетдиновлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде дүртесенең үз гаиләләре, балалары бар. Төпчек кызлары Алсу Лашман мәктәбенең 10 классында укый. Зөлфия Мәгънәви кызы гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиядә булса да, әле...

Лашман авылында яшәүче Зөлфия Шәрәфетдинова "Ана даны" - "Материнская слава" медале белән бүләкләнде.


Зөлфия һәм Сөләйман Шәрәфетдиновлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде дүртесенең үз гаиләләре, балалары бар. Төпчек кызлары Алсу Лашман мәктәбенең 10 классында укый.

Зөлфия Мәгънәви кызы гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиядә булса да, әле бүген дә җәмгыять эшләрендә катнаша, фермада бозаулар карый.

Шәрәфетдиновлар балаларын да яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр.

-Шәрәфетдиновлар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар күршеләре белән дә дус яшиләр, авылдашлар аларны хөрмәт итәләр, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined