Якты Тауда бройлерлар һәм күркәләр күп
Якты Тау халкы шәхси хуҗалыкларында бройлерлар һәм күркә симертүгә өстенлек бирә. Алар тәүлеклек кошлар алып үстерүне кулай күрә.
Ләйсән һәм Ислам Нотфуллиннар 50 баш бройлерны ике ай үстереп суйганнар һәм инде икенче төркем “сары йомгаклар” алганнар. Инде 8-9 ел күркә үстерү белән шөгыльләнәләр. Быел 11 күркә алганнар, алар айярымлык булганнар да. Кошларга бәләкәй вакытта махсус катнашазык бирәләр.
Бу авылда Әлфия Кәлимуллина, Галия Сәрварова, Тәксинә Кәлимуллина, Динә Мөслихова, Зәйнәп Җиһангирова, Минзилә Хәмидуллиналар да бройлерлар һәм үрдәкләрне күп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев