Сарымсак угы кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә (РЕЦЕПТЛАР)
Салкын тигәндә иң еш ашарга киңәш ителгән сарымсакның угына кадәр шифалы. Хәзер нәкъ менә шуны җыяр чак. Аның составында иммунитетны ныгытучы фитонцид дигән матдә бар. Моннан тыш сарымсак угы С, А, В6, В12 витаминнарына, организмның картаюны акрынайта торган антиоксидантларга да бай. Сарымсак угы кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә. Организмнан токсиннар чыграу, эчәклекне паразитлардан чистартуы белән дә игътибарга лаек ул. Сарымсак угы яман шешне дә кисәтә. Ул аппетитны яхшырта, ашкайнату системасын җайга сала. Сарымсак ирлек көчен дә арттыра.