Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җәй – төзелеш чоры

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер - министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә сүз торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү турында барды. Республикада ел башыннан бирле 785 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган,...

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер - министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә сүз торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү турында барды.


Республикада ел башыннан бирле 785 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, социаль ипотека, ветераннарның торак шартларын яхшырту, тузган торакны бетерү программаларын тормышка ашыру буенча зур эш башкарылган. "Җәй - төзелеш өчен иң уңайлы чор, - диде киңәшмәдә чыгыш ясап Илдар Халиков.

- Безне бик зур күләмдә эш көтә, барлык көчләрне дә шунда юнәлдерергә кирәк. Шул ук вакытта эш сыйфаты һәм хезмәт шартлары иминлеген тәэмин итү беренче планда булырга тиеш".

Безнең районда да, республикадагы кебек үк, сугыш ветераннарын һәм һәлак булган фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча байтак эш башкарылды. Районда барлыгы 201 ветеран торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. 141 кешегә федераль бюджеттан субсидияләр күчерелгән, шул исәптән 137 ветеран фатирлар сатып алган.4 кеше белән өйләр салу турында килешүләр төзелгән, алар быел файдалануга тапшырылырга тиеш.

Киңәшмәдә күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү турында да сүз барды, әлеге участокларны ызанлау һәм кадастр исәбенә кую буенча эшне тизләтү сорала. Безнең районда 349 күпбалалы гаилә исәпләнә, аларның җитмешесе җир сорап Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать иткән.

Район үзәгендә яшәүче 31 гаилә җир участогы алырга теләк белдергән (аларга кишәрлекләр Чирмешәннең көньяк өлешеннән бүлеп биреләчәк).

Авылларда яшәүче күпбалалы гаиләләрнең дә кайберләре район үзәгеннән җир алырга тели, ләкин мондый мөмкинлек юк. Район Советы карары белән, район үзәгендә 0,10 - 0,15 гектарлы җир участоклары бирелсә, башка торак пунктларда аларның мәйданы 0,15 - 0,20 гектар тәшкил итә.

Республика киңәшмәсендә күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренең максатчан кулланырга тиешлегенә дә басым ясалды. Аларны сатарга яки башка затларга тапшырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән видеоконференция