Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хәрби операциядә һәлак булган Евгений Зорин хөрмәтенә Күтәмәдә мемориаль такта ачылды

Митингта, бу чарада чыгыш ясаучыларның барысы да, батыр, кыю ул үстергән өчен, Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Евгений Зоринның әти-әнисенә рәхмәтләрен җиткерделәр. Александр Александрович һәм Валентина Петровна, билгеле, бүген дә көчкә күз яшьләрен тыйдылар. Чарада Ватан солдатының хатыны, улы һәм кызы да катнаштылар.

- Ул башкалар өчен гомерен бирде, аны онытырга мөмкин түгел, - диде район башлыгы Рамил Айбатов Күтәмәдә мемориаль тактаны ачканда. –Махсус хәрби операциядә башка кайбер райондашлар да үз-үзләрен аямыйча катнашалар, кыюлык үрнәге күрсәтәләр.

 

- Бүгенге вакыйга үлгәннәр өчен генә түгел, ә исәннәр өчен мөһим, - диде үз чыгышында РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов. –Патриотик тәрбия системалы булырга тиеш. Кадерле яшьләр, илебезнең киләчәге сезнең кулда.

Күтәмә мәктәбе каршындагы мәйданда үткән митингта сүз алган район хәрби комиссары Сергей Иванов, Күтәмә авыл җирлегенең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Александр Семайкин да якташыбыз Евгений Зоринны мактадылар, аның үрнәгендә яшәргә өндәделәр. Зур чарада укытучылар, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы, Чирмешән кадетлары, башка кунаклар да катнашты.

Евгений Александрович Зорин Күтәмәдә туган, үскән, шундагы мәктәптә укыган. Ул 2022 елның 7 июнендә үзе теләп, контракт буенча хәрби хезмәткә китә, шул ук елның 13 июлендә һәлак була. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Һәм менә якташыбыз Евгений Зорин хөрмәтенә Күтәмә мәктәбе бинасы стенасына беркетелгән мемориаль тактаны ачу вакыты җитте, такта уралган материал алынды. Мемориаль такта түренә бик күп тере чәчәчкләр куйдылар. Матәм көе яңгырады.

Каһарман турында хәтер күңелләрдә мәңге саклансын!

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев