Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Верабыз китмәсен иде: Кармыш халкының үтенече бар

Кармыштагы җыенда авыл халкы үз фельдшерлары Вера Долговага торак сорады.

Халык бик яратып өлгергән медицина хезмәткәренә Чирмешәннән йөреп эшләү бик кыен. “Верабыз китмәсен иде”, - ди халык. Район башлыгы Рамил Айбатов бу уңайдан әлегә нидер вәгъдә итмәсә дә, мәсьәләне контрольгә алуын әйтте.

“Почта бүлеге ачып булмасмы икән? Өлкән кешеләр утка-газга түләргә аптырап йөри”. Сходта мондый үтенеч тә яңгырады. Бу - районның, хәтта республиканың кайбер авыллары өчен, уртак проблема.

Кармыш белән Яшәүче авыллары арасындагы юл, яшәүчелеләр әйтмешли, аннан-моннан ямап торганга гына тора, бу да – хәл итәргә кирәкле мәсьәлә.

Кармыш авыл җирлегендәге Кармыш, Яшәүче авылларында бүген 279 кеше даими яши. 2025 елда авылда 2 бала туган, 4 кеше гүр иясе булган.

Кармыш мәктәбендә 27 бала белем ала, 12 укытучы укыта. Балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә.

Кармыштагы сходка СВО зонасыннан отпускага кайткан Илмир Йосыпов та килгән. Халык аны, дүрт сугышчан медаль иясен, аягүрә басып алкышлады, бүләк тә бирделәр Илмирга. Аңа һәм башка авыллардан СВО катнашучы егетләребезгә әти-әниләре, гаиләләре янына исән-сау кайтырга насыйп булсын. Бу – барлык сходларда халыктан яңгыраган иң зур теләк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев