Узган 7 айда Чирмешән районында 62 сабый туган
Безнең районда

Узган 7 айда Чирмешән районында 62 сабый туган

Район ЗАГС бүлегендә июльдә  туган 12 бәби теркәлгән.

Ә ел башыннан бирле биредә 62 нарасыйны исәпкә алганнар.

Июль чын-чынлап туйлар ае булган – ЗАГС хезмәткәрләре 14 парның законлы никахын рәсмиләштергән. Август аена да нәкъ шул кадәр гариза кергән.

Шунысы да сөенечле – үткән айда бер гаилә дә таркалмаган.

Күңелсез мәгълүматлар да бар, июльдә 22 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: узган елның июлендә  12 бәби якты дөньяга авыз салган, 17 туй  булган.

фото архивтан


Нет комментариев