Дүрт “Нива” автомашинасы хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга дип әзерләнгән.
Ульяновка авылының берничә ир-егете кулланылышта булган шушы техникаларны берәр айлап яңартканнар.Осталарның берсе Петр Иванов әйтүенчә, машиналарга яңа көпчәкләр, аккумуляторлар куелган, “ходовая” өлешләре, идарә итү узеллары ремонтлаган.
-Фронттагы егетләр үтенече буенча, машиналарны караңгырак төсләргә буядык. Бу техникалар авылдашларыбызның хезмәтен бераз булса да җиңеләйтсен иде, - ди Петр Гурьевич.

Күмәк эшкә шактый авылдашлар үз өлешен керткән. Николай Рыбкин, Николай Иванов күп көч куйган, Петр Елистратовка да рәхмәт. Ә бу эшләрне оештыручы, төп иганәче, машиналарны алу, запас частьләр юллау чыгымнарын күтәрүче - читтә яшәүче авылдаш Александр Васильевич Ермолаев. Алар, бертуганнары Дмитрий, Иван белән, хәрбиләргә беренче генә ярдәм итүләре түгел. Моңа кадәр фронттагыларга ике УАЗ автомашинасы, квадроцикл җибәргәннәр.
Марат Гомәров фотолары
Нет комментариев