Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Туймәт мәдәният йортында “өй туе” уздырдылар

Туймәт халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – авыл мәдәният йортлары республикасы программасы нигезендә капиталь ремонтланды.

Күп еллар хезмәт иткән бина - мәдәният учагы, күренеп тора, нурланып киткән. Дөрес, камиллеккә чикләр юк, тышкы якны, әйләнә-тирәне матурлыйсы бар әле.

Әлеге мәдәният учагын шау-гөр килеп, хәтта ал тасмалар кисеп ачтылар. Туймәткә бу көнне читтән дә, район авылларыннан да бик күп кунаклар килде.

Быелгы үзгәрешләргә бик шатландылар Туймәттә. Барысы 27 миллион сумлап акчага түшәмнәр һәм идәннәр, ишек һәм тәрәзәләр яңартылган. Су да керткәннәр, бәдрәф тә эшләткәннәр, электр челтәрләрен, җылылык системасын алмаштырганнар. Әллә никадәр яңа стеллажлар, шкафлар, сәхнә кирәк-ярагы алынган. 150 кешегә исәпләнгән тамаша залы һәм сәхнә зәвыклы, матур пәрдәләр белән тагын да яктырып киткән. Китапханә дә укучыларны үзенә дәшеп тора.

Бәйрәмдә район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм авылдашлары – Казандагы “Чирмешәнлеләр якташлыгы” җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова да катнаштылар, котлау сүзләре ирештерделәр, төзүчеләргә, аларга булышкан һәммә кешегә рәхмәт әйттеләр, концертны да тамаша кылдылар.

 -Бинаны шулай матурлау өчен булышучыларның барысына да, бигрәк тә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, нефтьчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт. Мәдәният йорты буш тормасын, халкыбыз монда килеп рәхәтләнеп күңел ачсын, ял итсен, - диде яңартылган объектны ачу бәйрәмендә район башлыгы Рамил Айбатов.

Район җитәкчесе мәдәният йортына бүләк тә ясады, 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Туймәтнең хәзерге мәдәният йорты бинасы 1970 нче елда, нәкъ 55 ел элек, Октябрь бәйрәме көне алдыннан ачылган. Аның беренче директоры Ильяс абый Әһлиуллин була, 2009 нчы елда биредә капиталь ремонт үткәргәннәр. Үз вакытында анысы да яраган, ләкин быел башкарылган эшләрне элеккегесе белән чагыштырып та булмый.

- Тәүге кышкы салкыннарда бинабыз сыналды: монда җылы, рәхәт. Элеккегесендә бик салкын иде. Хәтта өс киеменнән утырырга туры килде. Ремонт ясаган төзүчеләргә дә, төзелеш мәшәкатьләре белән йөргән район җитәкчеләренә дә бик рәхмәтлебез. Клуб бит ул - авылның мәдәни тормышы һәм аралашу үзәге булып тора, - диде мәдәният йортында 34 ел эшләүче директоры Ралия Бәдретдинова.

Ралия Шамил кызы үзе дә бик актив, сәләтле кеше. Аннан башка районда бер чара да узмый дисәк тә була. Ул район мәдәният йортында оешкан татар театрында да гел баш рольләрне башкара. Бүгенге бәйрәмдә аңа “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшыргач, авылдашлары һәм хезмәттәшләре аның өчен бик сөенделәр.

Туймәттәге 150 йортта 413 кеше яши. Кызганыч, тәрәзәләрендә “утлары сүнгән” өйләр дә байтак, андыйлар – 37. 2025 елда авылда бер йортта бәби чәе узган, ун гаилә якыннарын югалткан. Халык саны яшәү урынын алмаштыру сәбәпле дә кимегән. Былтыр халык саны 429 булган. Авылда балалар кимүе сөендерми: балалар бакчасында нибары ике сабый тәрбияләнә, Туймәт төп мәктәбендә 13 укучы белем ала.

Шуңа да игътибар итми калмыйсың – ремонтланган мәдәният йортының һәр кабинетына, бүлмәләренә көзгеләр куелган. Артист кешегә аннан башка, үз-үзенә күз салмыйча сәхнәгә чыгу кыен. Бүгенге бәйрәм концертын халык яңа утыргычларга утырып карады.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев